Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар интернет-җыены (форумы): Артист Фатыйма Ильская туган көн (1902) - Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар интернет-җыены (форумы)

Эчтәлеккә күчү

Вакыйга: Артист Фатыйма Ильская туган көн (1902)

Кулланучы офлайн   Белем авторы 

  • Белем авторы
  • PipPipPipPipPipPipPip
  • Төркем: Администратор
  • Хәбәрләр: 1658
  • Теркәлү: 26 November 06

Вакыйга датасы: 31 December 07 до 31 December 17 (Кабатлана торган вакыйга)

Татар милли театр сәгатен оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе – Фатыйма Салих кызы Ильская (Хуҗасәетова) 1902 елның 31 декабрендә Оренбург шәһәрендә туа. Үзенең сәхнә эшчәнлеген ул 1915 елда “Ширкәт” труппасында башлый, аннары “Сәйяр” труппасында дәвам итә. 1918–1919 елларда Ф.Ильская Ташкент драма театрында эшли. 1919-1921 елларда ул – Көнчыгыш фронтның Идел буе бригадасы политбүлеге театрында, 1923 елдан башлап, аның ярты гасырдан күбрәккә сузылган иҗади тормышы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән бәйле. Бу театр сәхнәсендә ул дөнья, рус һәм татар классикасы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә якты образлар иҗат итә. Аларда актриса үз геройлары характерының асылына тирәнтен үтеп керү, кешелек җәмгыяте тормышының күпкырлыгын ача белү осталыгын күрсәтә. Ул холыклары буенча төрле геройларны уйный, аларның барсына да бердәм сыйфат – гаять зур тормыш сөючәнлек, шигъриятлек һәм югары романтизм хас була. Ул иҗат иткән Турандот (К.Гоцци Принцесса Турандот), Луиза (Ф.Шиллер “Мәкер вә мәхәббәт”), Сюзанна (П.Бомарше “Фигароның өйләнүе”), Катерина (А.Островский “Яшенле яңгыр”), Дилбәр (К.Тинчурин “Җилкәнсезләр”), Фатыйма (М.Әмир “Тормыш җыры”) һ.б. Ф.Ильская кабатланмас иҗат кешесе булуы, тормышынң сөюе, хатын–кызга хас мөлаемлылыгы, аның иҗат диапазонының киңлеге һәм талантының күпкырлылыгы турында сөйлиләр.
Ф.Ильская Татарстанның һәм Россиянең халык артисты дигән исемнәргә лаек була.
Ф.Ильская 1984 елның 15 ноябрендә вафат була.

© 2007-2016 "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлеге күзәтүе астында эшли
Әлеге проект 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү максатында ясалды

      Tatarstan.Net - барлык Татарстан сайтлары   PR-CY.ru

Форумда реклама: монда сезнең реклама була ала!!!