Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар интернет-җыены (форумы): Галим Василий Радлов туган көн (1837) - Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар интернет-җыены (форумы)

Эчтәлеккә күчү

Вакыйга: Галим Василий Радлов туган көн (1837)

Кулланучы офлайн   Белем авторы 

  • Белем авторы
  • PipPipPipPipPipPipPip
  • Төркем: Администратор
  • Хәбәрләр: 1658
  • Теркәлү: 26 November 06

Вакыйга датасы: 05 January 07 до 05 January 17 (Кабатлана торган вакыйга)

Галим, төрки телләр белгече, этнограф, тәрҗемәче, Петербург Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Василий Васильевич (Фридрих Вилгельм) Радлов 1837 елның 5 гыйнварында Германиядә туа. Берлин университетында бик яхшы белем алып, ул бөтенләй ватаныннан китә, 1858 елда С.Петербургка күчеп килә. Яшь фәлсәфә докторын Россия, тел белеме, көнчыгышны өйрәнү кызыксындыра. Ул Россия гражданлыгын кабул итә. В.В.Радловка Барнаулда укытучы эшен тәкъдим итәләр. Яшь белгеч кышын укыта, ә җәй айларында Алтай төбәге буйлап экспедицияләргә чыга: бай лингвистик материал җыя, төрки телнең җирле сөйләмен өйрәнә, археологик казу эшләре алып бара. “Образцы народной литературы тюркских племен” монографиясенең беренче өч томын яза. Шушы төпле, тирән нигезле хезмәт нәтиҗәсендә В.В.Радловның исеме фән дөньясында зур танылу ала.
В.В.Радловның тормышында Казан чоры (1871-1884) педагогик һәм административ эшчәнлек белән бәйле. 1872 елда аны Казан уку округына кергән татар, башкорт һәм кыргыз (казах) мәктәпләренең инспекторы итеп билгелиләр. Ул татар мәктәпләрен ачуда, укыту эшләрен уңай хәл итүдә күп эшләр башкара. Татар укытучылар мәктәпләре Уфада, Симферопольдә, ә 1876 елда Казанда ачыла. Ул анда милли кадрлар туплауга зур игътибар бирә.
1872 елда Радлов “Образцы народной литературы тюркских племен” хезмәтенең 4нче томын, татар мәктәпләре өчен берничә дәреслек бастырып чыгара; 1882-1883 елларда ике чыгарышта (кисәктә) беренче мәртәбә төрки телләрнең “Vergleichende Grammatik der nordlichen Turksprachen. Phonetik” дигән чагыштырма фонетикасы басыла; 1883 елда “Aus Sibirin” хезмәте дөнья күрә, аны Көнбатыш Себер энциклопедиясе дип тә атыйлар.
Радловның тормышы һәм эшчәнлегендәге Петербург чоры (1884-1918) Азия халыкларының әдәбияты һәм тарихы буенча академик итеп сайланудан башлана. Бу чорда Радловның фәнни хезмәтләре тематик төрлелеге һәм уңышлылыгы, нәтиҗәлелеге белән аерылып тора. Моңа аның Алтай һәм Казандагы эшчәнлеге зур, мөһим тәэсир ясый.
В.В.Радловның тюркология үсешенә керткән өлеше гаять зур, иҗади хезмәтләре катлаулы һәм күп тармаклы. Ул үзенең 60 еллык фәнни эшчәнлегендә тюркологиянең барлык тармакларын да эзлекле рәвештә үзенең фәнни хезмәтләрендә яктырта.
В.В.Радлов 1918 елның 12 маенда вафат була.

© 2007-2016 "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлеге күзәтүе астында эшли
Әлеге проект 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү максатында ясалды

      Tatarstan.Net - барлык Татарстан сайтлары   PR-CY.ru

Форумда реклама: монда сезнең реклама була ала!!!