Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар интернет-җыены (форумы): Раил Гатауллин. Шигырьләр - Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар интернет-җыены (форумы)

Эчтәлеккә күчү

  • 5 бит +
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • Сез яңа тема төзи алмыйсыз
  • Сез бу темада җавап бирә алмыйсыз

Раил Гатауллин. Шигырьләр Раил Гатауллин шигырьләре

#41 Кулланучы офлайн   rinatgizzatullin48 

  • Белем эзләүче
  • Pip
  • Төркем: Кулланучылар
  • Хәбәрләр: 4
  • Теркәлү: 06 July 10
  • Җенес:Ир-ат
  • Шәһәр/авыл:Чувашстан Республикасы
  • Эш (уку) урыны:школа
  • Белгечлек:учитель татарского языка, информатик
  • Skype:rinatgizzatullin@mail.ru

Җибәрелгән 20 July 2010 - 07:43

Дөньяны күрәм тик беренчесен,
Тудым да менә нәкъ шуның өчен.
Шушы дөньяда эзем калсын, дип,
Ялкын йөрәгем гомер янсын, дип

Бүген мин тудым, я, сөенегез,
Барчагызны да сөям, белегез!
Мин сөйгән кебек сез дә сөегез,
Раил, кадерлем, генә диегез!

Менә сиңа яңалык! Белем сайтына керткән хезмәтегез генә җитмәгән, шундый мәгънәви шигырьләр авторы да икән әле!
Әфәрин!!! Ринат Гыйззәтуллин.
0

#42 Кулланучы офлайн   Белем авторы 

  • Белем авторы
  • PipPipPipPipPipPipPip
  • Төркем: Администратор
  • Хәбәрләр: 1654
  • Теркәлү: 26 November 06
  • Җенес:Ир-ат
  • Шәһәр/авыл:Казан
  • Кызыксынулар:Белем бирү, программалау, шигырь язу
  • Эш (уку) урыны:"Белем.ру" ҖЧҖ
  • Белгечлек:информатика, физика, математика һәм шигърият осталыгы
  • Skype:belem.ru

Җибәрелгән 28 July 2010 - 08:18

Туган якта яшәү бәхете
(туган ягы турында уйланган кешегә тиз генә язган җавап...)

Туган як ул һәрвакыт та -
Газиз Ватаның.
Туган як ул туган ягы
Атаң-анаңның.

Туган якта һәр фасыл да
Бик гүзәл, күркәм.
Матур аның кичләре һәм
Һәр аткан иртә.

Тәпи йөргән урамнары,
Басу-кырлары.
Бергәләшеп дуслар белән
Җырлар җырлары.

Туган телдә сөйләшүче
Якын күршеләр.
Сине сәламләп китүче
Таныш кешеләр.

Туган якта яшәүче ул -
Бәхетле кеше.
Туган якны, туган телне
Онытма кеше!!!
Сурәт Сурәт Сурәт Сурәт
Белем алу ана карыныннан башлана...
0

#43 Кулланучы офлайн   rinatgizzatullin48 

  • Белем эзләүче
  • Pip
  • Төркем: Кулланучылар
  • Хәбәрләр: 4
  • Теркәлү: 06 July 10
  • Җенес:Ир-ат
  • Шәһәр/авыл:Чувашстан Республикасы
  • Эш (уку) урыны:школа
  • Белгечлек:учитель татарского языка, информатик
  • Skype:rinatgizzatullin@mail.ru

Җибәрелгән 29 July 2010 - 08:58

Цитата(Белем авторы @ 28.7.2010, 6:18) <{POST_SNAPBACK}>
Туган якта яшәү бәхете
(туган ягы турында уйланган кешегә тиз генә язган җавап...)

Туган як ул һәрвакыт та -
Газиз Ватаның.
Туган як ул туган ягы
Атаң-анаңның.

Туган якта елның һәр чагы
Бик гүзәл, күркәм.
Матур аның кичләре лә
Һәм һәрбер иртә.

Тәпи йөргән урамнары,
Басу-кырлары.
Бергәләшеп дуслар белән
Җырлар җырлавы.
Туган телдә сөйләшүче
Якын күршеләр.
Сине белеп, сәлам биреп йөргән
Таныш кешеләр.

Туган якта гомер кичерүче -
Бәхетле кеше.
Туган якны һәм туган телеңне
Онытма кеше!!!


0

#44 Кулланучы офлайн   Белем авторы 

  • Белем авторы
  • PipPipPipPipPipPipPip
  • Төркем: Администратор
  • Хәбәрләр: 1654
  • Теркәлү: 26 November 06
  • Җенес:Ир-ат
  • Шәһәр/авыл:Казан
  • Кызыксынулар:Белем бирү, программалау, шигырь язу
  • Эш (уку) урыны:"Белем.ру" ҖЧҖ
  • Белгечлек:информатика, физика, математика һәм шигърият осталыгы
  • Skype:belem.ru

Җибәрелгән 29 July 2010 - 13:10

Минем шигырьдә сүз "җыр" турында бара, "җырлау" турында түгел.
Мисал: "Уйнар уеннарым бар минем".
Сезнеңчә дә ярый. Фикерегез өчен рәхмәт.
Сурәт Сурәт Сурәт Сурәт
Белем алу ана карыныннан башлана...
0

#45 Кулланучы офлайн   tat 

  • Остаз
  • PipPipPipPip
  • Төркем: Кулланучылар
  • Хәбәрләр: 277
  • Теркәлү: 30 July 08
  • Җенес:Хатын-кыз
  • Кызыксынулар:Гарәп каллиграфиясе сәнгате, шәмаил.
  • Эш (уку) урыны:мәктәп
  • Белгечлек:татар теле укытучысы

Җибәрелгән 29 July 2010 - 15:46

Миңа Белем авторының варианты ныграк ошый. Беренче укыганда да сорау тумады. Бик матур шигырь.
0

#46 Кулланучы офлайн   rinatgizzatullin48 

  • Белем эзләүче
  • Pip
  • Төркем: Кулланучылар
  • Хәбәрләр: 4
  • Теркәлү: 06 July 10
  • Җенес:Ир-ат
  • Шәһәр/авыл:Чувашстан Республикасы
  • Эш (уку) урыны:школа
  • Белгечлек:учитель татарского языка, информатик
  • Skype:rinatgizzatullin@mail.ru

Җибәрелгән 30 July 2010 - 10:26

Раил туган, сәлам!

"Тәпи йөргән урамнары,
Басу-кырлары.
Бергәләшеп дуслар белән
Җырлар җырлавы.
Туган телдә сөйләшүче
Якын күршеләр.
Сине белеп, сәлам биреп йөргән
Таныш кешеләр."

Миңа шигырь бөтен ягыннан да ошады, ләкин ритмик яңгырашы мине шул фикергә этәрде. Әле дә
"Сине белеп, сәлам биргән
Таныш кешеләр." - диясе килә.
Билгеле, автор һәрвакыт төп фикереннән тайпылмый инде ул.
Менә бит ул тәктормас тел дә файда китерә ала: мин Гөлназ Җәлилова сайты белән таныштым.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Киләсе очрашканга кадәр.
0

#47 Кулланучы офлайн   Белем авторы 

  • Белем авторы
  • PipPipPipPipPipPipPip
  • Төркем: Администратор
  • Хәбәрләр: 1654
  • Теркәлү: 26 November 06
  • Җенес:Ир-ат
  • Шәһәр/авыл:Казан
  • Кызыксынулар:Белем бирү, программалау, шигырь язу
  • Эш (уку) урыны:"Белем.ру" ҖЧҖ
  • Белгечлек:информатика, физика, математика һәм шигърият осталыгы
  • Skype:belem.ru

  Җибәрелгән 05 August 2010 - 23:27

Син ниндие татарның?

Татарларның төрлесе бар...
Син ниндие татарның?
"Татар мин!", - дип горур булган
Татар телле татармы?

Әллә инде татар телен
Онытып барганымы?
Татарчасын-урысчасын
Телендә бутаганмы?

Әллә инде үз теленнән
Йөзен чөйгән татармы?
Үз телеңә, милләтеңә
Бер-бер нәфрәтең бармы?

Әллә инде читкә китеп
Туганын онытканмы?
Динен, телен генә түгел
Денен дә югалтканмы?

Әллә инде "Мин татар!", дип
Сүз чәйнәп йөрүчеме?
Әллә үз теле, иленең
Чирләрен белүчеме?

Чирен белеп үз халкына
Ярдәм кулын сузамсың?
Әллә инде кулың селтәп
"Привет!" диеп узасың?

Нинди татар булсаң да бул -
Маңкортка тик әйләнмә!
Саф татар телендә сөйләш,
Башка телгә бәйләнмә!

Балаларың белән сөйләш,
Дус-ишләр, ятлар белән!
Татарча туган телеңдә
Сөйләшсен күрше-күлән.

Урысча сорасалар да
Үз телеңдә җавап бир.
Бу бит сиңа ата-анаң
"Балам!" дип эндәшкән тел!

Әби-бабаң, нәселеңә,
Телеңә тап төшермә.
Татар булуың һәрвакыт
Торсын синең исеңдә!
Туган телдә сөйләшергә
Син хаклы үз илеңдә!
Син хаклы үз өеңдә!
Сурәт Сурәт Сурәт Сурәт
Белем алу ана карыныннан башлана...
0

#48 Кулланучы офлайн   булатшакир 

  • Остаз
  • PipPipPipPip
  • Төркем: Кулланучылар
  • Хәбәрләр: 277
  • Теркәлү: 29 October 08
  • Җенес:Ир-ат
  • Шәһәр/авыл:Саба, Мишәбаш
  • Эш (уку) урыны:мәктәп
  • Белгечлек:укытучы

Җибәрелгән 06 August 2010 - 00:44

Хөрмәтле милләттәш
Каләмең сынмасын.
Халкыбыз хакында
Шигырьләр тынмасын!
Яз Раил, яз әле,
Җаннарга рәхәт ник?
Милләтем яши дип
Сөенеп укыйм бит!


0

#49 Кулланучы офлайн   Белем авторы 

  • Белем авторы
  • PipPipPipPipPipPipPip
  • Төркем: Администратор
  • Хәбәрләр: 1654
  • Теркәлү: 26 November 06
  • Җенес:Ир-ат
  • Шәһәр/авыл:Казан
  • Кызыксынулар:Белем бирү, программалау, шигырь язу
  • Эш (уку) урыны:"Белем.ру" ҖЧҖ
  • Белгечлек:информатика, физика, математика һәм шигърият осталыгы
  • Skype:belem.ru

Җибәрелгән 11 August 2010 - 14:21

Аерылмагыз китаптан!
(укучыларыбызга Мирас китапханәсен тәкъдим итү йөзеннән)

Китап инде иске нәрсә...
Кем укый аны?! - диләр.
Шуңа күрә күпләр хәзер
Китапханә кайдалыгын
Бөтенләй дә белмиләр.

Арык-сарык интернеттан
Мәгълүматлар алабыз.
Телевизор эшләп тора -
Аны тыңлап, моны тыңлап
Көн саен алданабыз.

Туйдыра яңалыклар да -
Анда бәла, монда зар.
Кеше тәмле, татлы, назлы
Җыр-моңнарга интизар.

Әмма җырына килсәң дә
Эчтәлеге мәгънәсез.
Аны да бит шагыйрь язган ...
Язылыш кына ямьсез.

Кайда соң җанга кирәкле
Әсәрләр, поэмалар?!
Романнар һәм хикәяләр,
Нәсерләр?! Кайда алар?

Югалмаган, алар һаман
Үз укучысын көтә.
Китап битләре таушала
Яткан килеш "читлектә".

Ятмасын алар киштәдә!
Алыгыз кулыгызга.
Китап һәрчак юлдаш булсын
Йөрегән юлыгызда!

Югалтмагыз халкыбызның
Мәгънәле бай мирасын!
Аерылмагыз китаплардан
Китап якты юл ярсын!
Сурәт Сурәт Сурәт Сурәт
Белем алу ана карыныннан башлана...
0

#50 Кулланучы офлайн   Белем авторы 

  • Белем авторы
  • PipPipPipPipPipPipPip
  • Төркем: Администратор
  • Хәбәрләр: 1654
  • Теркәлү: 26 November 06
  • Җенес:Ир-ат
  • Шәһәр/авыл:Казан
  • Кызыксынулар:Белем бирү, программалау, шигырь язу
  • Эш (уку) урыны:"Белем.ру" ҖЧҖ
  • Белгечлек:информатика, физика, математика һәм шигърият осталыгы
  • Skype:belem.ru

Җибәрелгән 16 August 2010 - 13:46

Тормыш - сәхнә

Бу дөньяда һәркем актер -
Һәр кешенең үз роле.
Һәр кешенең үз урыны,
Һәр кешенең үз юлы.

Һәр кеше сайлый үзенә
Туры килердәй ролен.
Сценариен үзе язып
Үткәрә үз гомерен.

Кабатланган рольләр була,
Уникаль рольләр була.
Образына бәйле хәлдә
Кеше елый я көлә.

Пәрдә арты пәрдә килә -
Көн үтә дә төн үтә.
Рольне ничек уйнаганын
Кеше үзе күзәтә.

Тормыш шундый... Син актер да
Тамашачы да үзең.
Сайлый бел - тамашачылар
Сокланыр булсын ролең.

Торган җирем - зур театр,
Һәр адымым - зур сәхнә.
Шул сәхнәдән ничек кенә
Егылып ла төшмәскә...
Сурәт Сурәт Сурәт Сурәт
Белем алу ана карыныннан башлана...
0

#51 Кулланучы офлайн   tat 

  • Остаз
  • PipPipPipPip
  • Төркем: Кулланучылар
  • Хәбәрләр: 277
  • Теркәлү: 30 July 08
  • Җенес:Хатын-кыз
  • Кызыксынулар:Гарәп каллиграфиясе сәнгате, шәмаил.
  • Эш (уку) урыны:мәктәп
  • Белгечлек:татар теле укытучысы

Җибәрелгән 16 August 2010 - 14:11

Кичә театрда булдыгызмы әллә. wink.gif Ярым фәлсәфи, ярым шаян шигырегез бик ошый.
0

#52 Кулланучы офлайн   Белем авторы 

  • Белем авторы
  • PipPipPipPipPipPipPip
  • Төркем: Администратор
  • Хәбәрләр: 1654
  • Теркәлү: 26 November 06
  • Җенес:Ир-ат
  • Шәһәр/авыл:Казан
  • Кызыксынулар:Белем бирү, программалау, шигырь язу
  • Эш (уку) урыны:"Белем.ру" ҖЧҖ
  • Белгечлек:информатика, физика, математика һәм шигърият осталыгы
  • Skype:belem.ru

Җибәрелгән 16 August 2010 - 14:15

Театрда булмадым... smile.gif Укучыларыма ошагач мин бик шатмын... lam4.gif
Сурәт Сурәт Сурәт Сурәт
Белем алу ана карыныннан башлана...
0

#53 Кулланучы офлайн   Фәез 

  • Белемле
  • PipPipPip
  • Төркем: Кулланучылар
  • Хәбәрләр: 80
  • Теркәлү: 05 March 10
  • Җенес:Хатын-кыз
  • Шәһәр/авыл:Яшел Үзән районы
  • Эш (уку) урыны:мәктәп
  • Белгечлек:укытучы

Җибәрелгән 16 August 2010 - 23:50

zh_smile0050.gif ailan-bailan.gif lam4.gif
0

#54 Кулланучы офлайн   Алтынай 

  • Белемгә омтылучы
  • PipPip
  • Төркем: Кулланучылар
  • Хәбәрләр: 15
  • Теркәлү: 13 September 10
  • Җенес:Хатын-кыз
  • Шәһәр/авыл:авыл җире
  • Эш (уку) урыны:мәктәп
  • Белгечлек:татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Җибәрелгән 19 September 2010 - 23:44

Мин шигырьләр яратам. Авторларның шигырьләре күңелгә хуш килә. Шигъри сәхифәләрне дәвам итегез.
0

#55 Кулланучы офлайн   Белем авторы 

  • Белем авторы
  • PipPipPipPipPipPipPip
  • Төркем: Администратор
  • Хәбәрләр: 1654
  • Теркәлү: 26 November 06
  • Җенес:Ир-ат
  • Шәһәр/авыл:Казан
  • Кызыксынулар:Белем бирү, программалау, шигырь язу
  • Эш (уку) урыны:"Белем.ру" ҖЧҖ
  • Белгечлек:информатика, физика, математика һәм шигърият осталыгы
  • Skype:belem.ru

  Җибәрелгән 25 November 2010 - 09:03

Бүген форумыбызда теркәлгән bila исемле кулланучыбызның туган көне... Ни дияргә бу кулланучыга? Котларга сүзләрне кайдан алырга? "Үле җанмы" бу, "тере җанмы"? Исәнме, әллә инде вафатмы? Әйтер сүзем юк... Бары тик шигырь юллары...

Туган көне белән котлар идек,
Котлау язар идек ду кубып.
Чәчәк бәйләмнәре сузар идек
Бер-беребезгә шунда онытылып.

"Туган көн бит бүген, котла!" - диеп
Форум әйтеп тора көн саен.
"Үле җанны" котлар җаен белми
Укытучылар кашый башкаен.

Теркәлгәннәр байтак бу җыенда -
Йөзәрләгән кеше кунакта.
"bila" да бар шушы исемлектә -
Бүген туган, кара, чынлап та!!!

Теркәләбез, әмма сөйләшмибез -
Аралашыр җай юк күпләрнең.
Кемдер курка, кемдер телен белми,
Кемдер эшли башка эшләрен.

Туабыз да шулай үләбез шул...
Эзе калмый андый кешенең.
Татарларның эзе калсын иде!
"Туган көне бүген аның!" - дисен идек!
Онытмасын идек аның исемен!

p.s. Әлеге шигырь bila атлы кулланучыга гына түгел, теркәлеп аралашмый торган һәр кулланучыга багышлап язылды! Теркәлегез, аралашыгыз, бу форум нәкъ шуның өчен ясалган. Бу дөньяда эзегез калсын!
Сурәт Сурәт Сурәт Сурәт
Белем алу ана карыныннан башлана...
0

#56 Кулланучы офлайн   Белем авторы 

  • Белем авторы
  • PipPipPipPipPipPipPip
  • Төркем: Администратор
  • Хәбәрләр: 1654
  • Теркәлү: 26 November 06
  • Җенес:Ир-ат
  • Шәһәр/авыл:Казан
  • Кызыксынулар:Белем бирү, программалау, шигырь язу
  • Эш (уку) урыны:"Белем.ру" ҖЧҖ
  • Белгечлек:информатика, физика, математика һәм шигърият осталыгы
  • Skype:belem.ru

Җибәрелгән 05 March 2011 - 13:23

Чыршыда да кеше язмышлары...

Чыршы ята урамда -
Кар астында. Буранда.
Кискәннәр дә ташлаганнар
Инде җаны юк анда.

Ылыслары саргайган,
Күпчелеге коелган.
Бер атнада дәрт ташыган
Япь-яшь чыршы юк булган.

Уйнаганнар-көлгәннәр,
Бер көн рәхәт күргәннәр.
Бер атнадан чыршыбызның
Юк буласын белгәннәр.

Хәзер кеше үзе дә
Чыршы төсле күренә.
Файдаланып ташлыйлар да
Төкерәләр үзенә.

Кеше! Әйдә кеше бул!
Сузма балта, сузма кул.
Бәхетле булсын гомерләр
Һәм чыршысыз булсын юл!
Сурәт Сурәт Сурәт Сурәт
Белем алу ана карыныннан башлана...
0

#57 Кулланучы офлайн   Белем авторы 

  • Белем авторы
  • PipPipPipPipPipPipPip
  • Төркем: Администратор
  • Хәбәрләр: 1654
  • Теркәлү: 26 November 06
  • Җенес:Ир-ат
  • Шәһәр/авыл:Казан
  • Кызыксынулар:Белем бирү, программалау, шигырь язу
  • Эш (уку) урыны:"Белем.ру" ҖЧҖ
  • Белгечлек:информатика, физика, математика һәм шигърият осталыгы
  • Skype:belem.ru

Җибәрелгән 17 March 2011 - 22:33

***

(Мәгарифне үзгәртү юлында)


Үзгәртәләр мәгарифне... Кемнәр ничек булдыра...
Кемдер яңа тәкъдим кертеп кәгазьләргә чумдыра...

Компьютерлар керттерәләр - алар хәзер "почёт"та...
Ноутбуклар өләшәләр - һәммәсе дә "учёт"та...

Укытучыга эш кушалар - "Моны эшлә!", "Тегене!!!"
Башыңны и!.. Күп сөйләмә!.. Ныграк бөк син билеңне!...

Безгә өстә җайлы булсын эшләреңне күрергә!
Мин соң әллә тиеш мәллә сине күзләп йөрергә?!

Интернеттан отчет юлла, кәгазен дә онытма!..
Мөһере сугылган булсын, юл йөрергә курыкма!..

Сиңа тагын нигә акча?! Арттырдык ич биш тиен!!!
Шул акчага эшләмәсәң кичермәс сине илең!..

Авылда тик унбиш бала, ник кирәк алар сиңа?
Алар өчен ил кайгыра!.. Син соң?!. Бер дә кайгырма!!!

Татарча соң белем нигә урыс теле булганда?!
Татар телеңне тыеп йөр йөргән чакта урамда!..

ЕГЭны бик акыллы урыслар бит язганнар!..
Әйдә, үзеңне тикшерик, йөрмисеңме ялганлап?!.

Көчле безнең стратегия, Кытай гына яшәсен!..
Автобус ясап торсыннар!.. Заводлары эшләсен!..

Картайдың?!. Йөрәк авырта??? Соң, яшьләргә урын бир!..
Белеме бар интернетта. Тәрбия?! Булыр ул бер!..

Булмаса, полиция бар ич. Алар эшсез йөриләр...
Эшләсеннәр!!! Болай да бит күпләп акча көриләр...

Эшләрлек яшьләр юк дисең?! Нигә соң борчыласың?
Кыскартырбыз, бүлешербез биш тиенлек акчасын.

***

Укытучылар аңлагандыр, Ходаем, сиңа сүзем.
Балаларны автобуста көтмәсен иде үлем.

Тәрбиясез бу балалар зыян кылмасын ялгыш.
Әллә ниләр беләләр бит, бәла күрсәтмә язмыш!

Татар сүзем ялгыш китсә, кисмәсеннәр башымны.
Эштән куа күрмәсеннәр, алмасыннар ашымны...

Авыллар үлеп беткәчтен, резин ашап чирләмик!..
Янгыннар була күрмәсен, кар-бураннар теләмик!..

Урамнарда алкашларның кадалмасын шешәсе.
Маңгайга терәмәсеннәр автоматның көпшәсен.

Укытучының гына миңа рәнҗешләре төшмәсен!..
Башын иеп, телен тыеп эшләсен дә эшләсен!..
Сурәт Сурәт Сурәт Сурәт
Белем алу ана карыныннан башлана...
0

#58 Кулланучы офлайн   muhtac 

  • Остаз
  • PipPipPipPip
  • Төркем: Кулланучылар
  • Хәбәрләр: 272
  • Теркәлү: 07 May 10
  • Җенес:Ир-ат
  • Шәһәр/авыл:Яр Чаллы
  • Кызыксынулар:татар теле, сайтлар
  • Эш (уку) урыны:Идел-Чулман Төбәгенең Бердәм Тәэмин итү Мәркәзе
  • Белгечлек:Химия, Информатика, Физиология

Җибәрелгән 17 March 2011 - 23:10

бик ошады шигерҗләрең
“Динсез белем аксактыр” - Альберт Энштейн
Сайтларым: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
0

#59 Кулланучы офлайн   Фәез 

  • Белемле
  • PipPipPip
  • Төркем: Кулланучылар
  • Хәбәрләр: 80
  • Теркәлү: 05 March 10
  • Җенес:Хатын-кыз
  • Шәһәр/авыл:Яшел Үзән районы
  • Эш (уку) урыны:мәктәп
  • Белгечлек:укытучы

Җибәрелгән 19 March 2011 - 23:59

Раил, шигырьләрең бик яхшы, шәп, Тукайча чәнечкеле. "Казан утлары"на "Печән базары" исемле сатирик шигырьләр конкурсына җибәреп карамыйсыңмы?
0

#60 Кулланучы офлайн   Белем авторы 

  • Белем авторы
  • PipPipPipPipPipPipPip
  • Төркем: Администратор
  • Хәбәрләр: 1654
  • Теркәлү: 26 November 06
  • Җенес:Ир-ат
  • Шәһәр/авыл:Казан
  • Кызыксынулар:Белем бирү, программалау, шигырь язу
  • Эш (уку) урыны:"Белем.ру" ҖЧҖ
  • Белгечлек:информатика, физика, математика һәм шигърият осталыгы
  • Skype:belem.ru

Җибәрелгән 20 March 2011 - 21:06

Хәбәрне карауФәез (19 March 2011 - 23:59) язды:

Раил, шигырьләрең бик яхшы, шәп, Тукайча чәнечкеле. "Казан утлары"на "Печән базары" исемле сатирик шигырьләр конкурсына җибәреп карамыйсыңмы?

Мин бу бәйге турында әлегә белмим. Хәбәрегез өчен рәхмәт.
Сурәт Сурәт Сурәт Сурәт
Белем алу ана карыныннан башлана...
0

Тема белән бүлешү:


  • 5 бит +
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • Сез яңа тема төзи алмыйсыз
  • Сез бу темада җавап бирә алмыйсыз

3 кеше әлеге теманы укый
0 кулланучы, 3 кунак, 0 яшерен кулланучы


© 2007-2014 "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлеге күзәтүе астында эшли
Әлеге проект 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү максатында ясалды

    Tatarstan.Net - барлык Татарстан сайтлары   PR-CY.ru

Форумда реклама: монда сезнең реклама була ала!!!